Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Түбән Кама егетләренең 20 гаиләсенә, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен, дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тантанага ил сакчыларының иң якын туганнары — ата-аналары, хатыннары, балалары чакырылды.

Тапшырылган бүләкләр арасында — Батырлык ордены, «Батырлык өчен» медальләре, Суворов ордены, Жуков медальләре, шулай ук «Новгородны азат иткән өчен» медале дә бар.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев ассызыклаганча, түбәнкамалылар турында истәлек гаилә архивларында.