Укучыларның йөзләрендә – җитдилек белән кызыксыну. Бүген алар өчен гадәти булмаган дәрес. «Адымнар» гимназиясенә Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары Милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалеев килә. Ул тумышы белән Түбән Камадан.

Рөстәм Ямалиев, Мәскәүгә килеп укучы Түбән Кама студентлары белән очрашулар үткәрергә әзер булуын әйтте. Аның фикеренчә, башкала – яшьләр өчен туган телләрен саклап калу, шул ук вакытта төрле өлкәләрдәге танылган шәхесләр – галимнәр, сәясәтчеләр, дин әһелләре һәм мәдәният эшлеклеләре белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Очрашуда Рөстәм Ямалиев туган телне, гореф-гадәтләрне һәм тамырларны саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады. Якташыбыз «Адымнар» гимназиясе китапханәсенә Түбән Кама шәһәренең юбилеена багышланган махсус санлы газета да бүләк итте. Милли конгресс җитәкчесе мондый очрашуларны башка мәктәпләрдә дә үткәрә.