Халыклар дуслыгы йортында якут җәмгыятенең тантаналы ачылышы узды. Җәмгыятьнең әлегә өч әгъзасы бар, шуларның берсе – НТР 24 хәбәрчесе Вера Моратова. Коллектив Төньяк халкының мәдәниятен һәм традицияләрен таныту белән шөгыльләнәчәк.

Ачылыш тантанасына Радмир Беляев җитәкчелегендәге делегация килде, кунаклар арасында тугандаш-шәһәр Якутскның администрация вәкилләре дә бар иде. Алар якут җәмгыяте бүлмәсенә беренче экспонатны бүләк итеп тапшырдылар.

Шулай ук бүген якут киносы атналыгы да ачылды. Сеанслар атна дәвамында «Восход» кинотеатрында күрсәтеләчәк.