«Кадерле ветераннар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, парадта катнашучылар һәм барлык татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм.
Еллар уза, буыннар алышына, әмма 9 Май — илебез өчен иң әһәмиятле бәйрәм булып кала. Бу көннең тарихи кыйммәте елдан-ел арта гына бара, чөнки без бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын тагын да тирәнрәк аңлыйбыз. Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп узмады, шуңа күрә Җиңү безнең өчен аеруча кадерле», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Республикадан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы кире әйләнеп кайтмаган. «Аларның каһарманлыгы мәңгелеккә безнең йөрәкләрдә сакланачак. Татарстан халкы җиңү өчен барысын да эшләде: фронтта гына түгел, тылда да, завод-фабрикаларда, кырларда да фидакарь хезмәт куйды. Без ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез, аларга азат тормыш бүләк иткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Совет халкының батырлыгы беркайчан онытылмас!» — диде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүгенге батырлык үрнәкләрен дә искә алды: «Каһарманлык һәм җиңүче буынның нык рухы бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дә өлге булып тора».
Чыгыштан соң, Татарстанның дәүләт гимны яңгырады. Аны Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров һәм Эльмира Кәлимуллина башкарды.
Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, кадетлар һәм курсантлар, махсус хәрби хәрәкәт ветераннары, «Яшь армиячеләр» вәкилләре, суворовчылар, хәрби кафедра студентлары, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре катнаша.
Бәйрәм чаралары иртән үк башланды: Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү паркында хәрбиләр каберлекләренә һәм хезмәт фидакярлеге мемориалларына чәчәкләр салынды.
«Үлемсез полк» йөреше оештырыла. Кичке 19:00 сәгатьтә бәйрәм концерты узачак. «Поющая Казань» акциясендә «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак.
Шулай ук 9 майда Бауман урамында 1945 елда беренче тапкыр үткәрелгән Җиңү Көнен бәйрәм итү реконструкциясе узачак.
22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә алты ноктадан бәйрәм салюты атылачак. Аны Казансу яр буйларыннан күзәтергә мөмкин булачак. Салюттан соң махсус җәмәгать транспорты оештырыла.
Альбина Вәлиева
MAX
