Ярыш Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән иң сәләтле спортчыларны җыячак. Татарстаннан тыш, Төркмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстандан вәкилләр катнашуы көтелә. Бу чемпионат жокейларның осталыгын күрсәтү һәм Россиядә ат спорты үсешенә өлеш кертү өчен менә дигән мәйданчык булачак.

Программада ат чабышларыннан тыш, кунаклар өчен күргәзмәләр, фотозоналар була, тематик чаралар һәм күңел ачу программалары әзерләнгән. Трибуналарга керү ирекле.