Бүгенге көндә сугыш ветераннарына дәүләт тарафыннан зур игътибар күрсәтелә. Алар хөрмәттә яши: пенсияләре яхшы, төрле ташламалар каралган, күпләр торак белән тәэмин ителгән. Ләкин мине башка мәсьәлә борчый: сугыш чоры балалары турында без җитәрлек уйлыйбызмы икән? Гомерләренең иң матур, иң ваемсыз чоры — балачаклары — сугыш елларына туры килгән бу буын вәкилләре нинди авырлыклар кичергәнен күз алдына китерү дә кыен. Аларның бәхетле балачагын сугыш урлады.

Мин үзем авыл баласы. Әби-бабайлардан, әниләрдән ишеткәннәр, китапларда укыганнар күңелдә тирән эз калдырды. 1941–1945 елларда авыл тормышының никадәр авыр булуын хәзерге буын күз алдына да китереп бетерә алмыйдыр.

Ирексездән, әнием сөйләгәннәр искә төшә. Ул 1933 елгы иде. Димәк, сугыш башланганда аңа нибары сигез яшь булган. Шул яшьтән үк аларны Кама буена тал чыбыгы кисәргә йөрткәннәр. Кышкы чатнама суыкларда, аякларында юкә чабата гына… Туңып сызлаган аяклардан елауларын әнием гомер буе әрнеп искә ала иде.

Ул елларда авыл хуҗалыгы хезмәте тулысынча хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Атлар җитмәгәнлектән, сыер һәм үгез җиккәннәр. Орлык ташу, торф чыгару, окоп казу, урман кисү — барысы да яшь кызлар, хатыннар, үсмерләр өстендә булган. Күпләрнең сәламәтлеге шул чакта ук какшаган.

Ачлыктан черек бәрәңге кәлҗемәсе, юа, кычыткан ашы белән тукланган балалар өчен бу ризыклар бер дә «сәламәт туклану» булмаган шул. Алар — ятимлекнең, мохтаҗлыкның, ачлыкның ачы истәлеге.

Сугыш елларындагы тыл хезмәте турында күп язылды, күп сөйләнде. Әмма без әле дә булса ул чор кешеләренең кичерешләрен тулысынча аңлап бетерә алмыйбыздыр, мөгаен…

Сугыш миллионлаган корбаннар сорады. Бүген дә галимнәр төгәл саннар турында бәхәсләшә. Әмма бер нәрсә бәхәссез: фронттагы югалтулар белән беррәттән, тылдагы халык та гаять зур бәя түләгән. Ачлыктан, авыр хезмәттән, йогышлы авырулардан һәлак булганнар да бихисап бит.

Шушы михнәтләрне күреп тә исән калган, бүгенге көнгә кадәр яшәгән сугыш чоры балалары аерым хөрмәткә лаек дип саныйм. Аларга игътибар, җылы сүз, тиешле медицина ярдәме кирәк. Ел саен дәүләт исәбенә ял йортларында сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге дә булса иде. Чөнки алар — сугышның тере шаһитлары. Аларның язмышы — тарих үзе. Ә тарихны онытырга ярамый.