Концерт программасында сугыш чорына бәйле җырлар һәм тантаналы шигырьләр яңгырады. Җирле шагыйрьләр Гөлчирә Ибәтуллина, Никифор Тукмачёв, Анастасия Усачёва иҗат иткән, сугыш елларындагы хатын-кызларга, әниләргә, балаларга, сугыш кырларында һәлак булган әтиләргә багышланган әсәрләрне Рәмзия Вәлиева, Рушания Габбасова һәм алып баручы Рәзинә Гайнемөхәммәтова гаять сәнгатьле, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды.
Шуны да әйтеп үтәсем килә: сугыш чоры балалары – тарихыбызда балачаксыз үскән буын. Без, сугыш чоры балалары, коточкыч авыр елларда сыналдык. Мин дә шушы буын вәкиле. Сугыш башланганда миңа нибары биш ай гына була. Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. 33 яшьлек әтиебез Кәлимулла Мотыйгулла улы сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алына. Әниебез Монәвәрә Нигъмәтҗан кызы биш бала белән ялгызы кала. Иң олысына – тугыз яшь, ә иң кечкенәсенә, миңа, биш ай гына була. Үзе дә әле нибары егерме тугыз яшьлек яшь ана...
Авыр сугыш еллары, аннан соңгы ачлык, «уфалла» арбалары тартып үткән балачак һәм үсмер чаклар ничек онытылсын инде? Онытам дисәң дә, мөмкин түгел.
Әтиебез 1943 ел ахырында яраланып, демобилизацияләнеп өйгә кайта. Әлбәттә, гаиләгә бераз җиңелрәк булгандыр, әмма тормыш барыбер авыр кала. Колхозда эшләгән өчен бик аз гына икмәк бирәләр, ә җыеп алынган ашлык дәүләткә тапшырыла. Сугыш ахырына таба 12-13 яшьлек апам, 9-10 яшьлек абыем да колхоз эшенә җигелгәч, тормыш әкренләп җиңеләя башлады.
Бүген миңа – 85 яшь. Без эш сөеп үстек, шулай тәрбияләндек. Югары белем дә алдык. Пенсиягә чыккач та җәмәгать эшләреннән читтә калмадым, бүгенге көнгә кадәр актив тормыш алып барам.
Шунысы аяныч: инде бишенче ел махсус хәрби операция туктамый. Күпме гаиләләр янәдән кайгы-хәсрәт кичерә, якыннарын югалта. Дөньялар тыныч булсын иде!
Концерт программасына кире кайтсак, бу зур һәм бердәм коллективтагы һәр артист – үзенә күрә бер талант. Аларның һәркайсы – солист, гармунда да искиткеч уйныйлар, араларында шигырь язучылар да бар. Шуңа күрә аларның концертларын тагын-тагын карыйсы килә. Чөнки анда без чын күңелдән ял итәбез, һәр чыгышны зур кызыксыну һәм мәхәббәт белән карыйбыз, күтәренке рух алып кайтабыз.

MAX
