Артистның рәсми аккаунтында туганнары язып чыкканча, ул 19 март көнне бакыйлыкка күчкән. Вакыйганың нечкәлекләре хәбәр ителми, бары тик аның тыныч кына, гаилә даирәсендә вафат булуы гына билгеле.
Фаҗига алдыннан TMZ басмасы Норисның Гавайда хастаханәгә эләгүе турында язып чыккан иде. Чыганак мәгълүматларына караганда, актер утрауда булган, дусты белән телефоннан сөйләшкән, кәефе күтәренке иде, ләкин соңрак аның хәле начарланды, ашыгыч ярдәм чакыртканнар.
Актерның чын исеме — Карлос Рей Норрис. Ул 1940 елның 10 мартында Оклахомада туган. Дөньякүләм данын аңа экшн жанрындагы фильмнардагы рольләре, бигрәк тә «Крутой Уокер: Правосудие по-техасски» сериалындагы техас рейнджеры образы китерде.
Альбина Вәлиева
MAX
