Проект кысаларында, трасса тирәсендә яңа кемпинглар, заманча ял итү урыннары, сәүдә павильоннары, модульле санитар-гигиена пунктлары төзелеше күздә тотыла. Шулай ук туристлар өчен юнәлеш күрсәтүче билгеләр, визит-үзәкләр һәм төбәк сувенирларын сату урыннары булдырылачак.

Бизнеска юнәлдереләчәк субсидияләр товар сатып алуга түгел, ә яңа сәүдә инфраструктурасын булдыру чыгымнарын каплауга тотылачак.

Яңа инфраструктурага туклану нокталары, прокат модульләре, душ, кер юу урыннары, ана һәм бала бүлмәләре, шулай ук телемедицина хезмәт күрсәтү урыннары да керәчәк. Моннан тыш, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, модульле мунчалар урнаштыру планлаштырыла.

Программага физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудыруга аерым игътибар юнәлдерелгән: пандуслар, күтәргечләр һәм махсус адаптацияләр каралган.

Проектларны сайлап алуда аларның нигезле булуы, тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм туристлык агымына йогынтысы исәпкә алыначак. Өстенлек, беренче чиратта, инде эшләп килүче объектларга биреләчәк.

Бу инициатива юл буйлап хезмәт күрсәтүне яхшыртуга, сәяхәтләрне тагын да уңайлырак итүгә һәм «Туризм һәм кунакчыллык» милли проектының максатларына туры килә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.