Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә.

Бәйрәм Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданчыкта узды. Түбәнкамалылар игътибарына көнчыгыш халыклары күргәзмәсе, тематик фотозона, шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

Милли-мәдәни җәмгыять вәкилләре елның имин һәм мул булуын теләп, шәһәрдәшләрне үзләренең милли ризыклары белән сыйладылар.