Балалар «Нәүрүз» бәйрәмен зур түземсезлек белән көтеп алдылар, чөнки аларга яраткан геройлары – әби, бабай, су анасы һәм, әлбәттә, Нәүрүзбикә кунакка килгән иде.
Нәни түбәнкамалылар аларга барлык сәләтләрен күрсәттеләр: яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, халык уеннарында бик актив катнаштылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – татлы мәҗлес. Барлык катнашучылар да чәй өстәле янына җыелдылар. Төрле милли ризыклар: чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый һәм башка камыр ашлары белән сыйландылар.
Альбина Вәлиева








MAX