Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләр белән көрәш идарәсенең (УБК) аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкиле Рәдис Йосыпов җиткерде.

Ведомство хезмәткәре сүзләренчә, җинаятьчеләр, гадәттә, кичке вакытны, ял һәм бәйрәм көннәрен сайлый. Моның сәбәбе бик гади: бу чорда банклар эшен туктата, һәм кешеләр тиешле мәгълүматны тикшерү яки үз счетларын яклау өчен офиска бара алмый.

«Мошенниклар, кешенең киеренке халәтеннән файдаланып, аны тиз генә эшкәртергә, үз карамакларына алырга омтыла», — дип аңлатты ведомство вәкиле.

Рәдис Йосыпов шулай ук ата-аналарны язгы каникуллар чорында аеруча сак булырга өндәде. Интернетта күп вакыт үткәрүче яшүсмерләр еш кына мошенникларның манипуляциясенә дучар була. Җинаятьчеләр ата-аналарның банк картасы мәгълүматларын алырга яки балаларны куркыныч, хокукка каршы эшчәнлекләргә тарту мөмкинлеге бар.