Киләсе кыскартылган эш атнасы май аенда гына булачак, шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең өстәмә ял көне булачак, ул Россиянең башка төбәкләрендә юк.
Республиканың җитештерү календаре буенча, хезмәт көненә — 1 майдан 3 майга кадәр (җомга — якшәмбе), Җиңү көненә — 9 майдан 11 майга кадәр (шимбә-дүшәмбе) эшләми торган көннәр булачак.
Шулай ук 27 майда (чәршәмбе) Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX