Җанлы музыка бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Вакытты — 5 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Ничек катнашырга?

  • Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки, а капелла башкарып, видеога төшер. Төшерү өчен профессиональ камера яки телефон камерасы куллану мөмкин.
  • Катнашучылар саны чикләнмәгән.
  • Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алырга рөхсәт ителә, хәтта хуплана да.
  • Язмада тулы бер җыр булырга тиеш (өзекләр кабул ителми). Клиплар бәйгегә кабул ителми.

Бәйгедә катнашу тәртибе:

1. Видеоны интернетка йөклә.

2. Гаризаны тутыр.

3. «ВКонтакте»дагы акция сәхифәсенә язманы репост яса.

Тавыш бирү һәм бүләкләр:

6 — 12 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының «ВКонтакте» төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирү оештырылачак.

Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучылар партнерлардан кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Шулай ук, оештыручылар сайлаган җиңүче (ләр) 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең сәхнәсендә чыгыш ясарга чакырылачак. Җиңүче (ләр) үз чыгышын Yummy Music ярдәмендә әзерләячәкләр. Диләк ялвару, репетицияләр һәм тере тавыш белән чыгыш ясау өчен актив эшчәнлек алып барырга әзер булырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең Телеграм-каналга язылыгыз!