Бу хакта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр. Анда законсыз әйләнешкә каршы эшчәнлеккә йомгак ясап, профилактик эш планы турында фикер алыштылар.

Тыелган матдәләрне сатуның 14 каналын юк итүгә ирешелде, дип билгеләп үтелде.

Табиблар уңай динамиканы билгеләп үтә: шәһәрдә наркологик тайпылышлар белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Очрашуда катнашучылар ассызыклаганча, мондый уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен хакимият, табиблар, педагоглар һәм ата-аналарның бердәм тырышлыгы мөһим.

Төп бурыч – һәр бала өчен куркынычсыз һәм якланган мохит булдыру.