Түбән Камада Дуслык бәйрәме буларак колачлап үткәрелә. Татар, башкорт, әзербайҗан, үзбәк, таҗик, башка халыклар кунакларны милли ашлары белән сыйлап, бай эчтәлекле концерт белән сөендерделәр. Күңел ачу чаралары Халык иҗаты йорты янында узды.

«Кайнар сәлам! Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз, рәхим итегез!».

Нәүрүзне шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алсаң, ул өйгә муллык һәм ел буена уңыш китерәчәк, дигән ышаныч яши. Бу көнне төрле милләт вәкиллләре шәһәрдәшләрне милли ашлары белән сөендерәләр. Мисал өчен, татар халкы кунакларны чәк-чәк белән сыйлый.

«Бәйрәмне көтеп алабыз. Елда әлеге уңайдан табын корабыз, күңелләр бәйрәм хисе белән тула. Бу бәйрәмнәр ел саен үткәрелсен иде».

Нәүрүз — төрки халыкларының борынгы бәйрәме. Ул көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә. Түбәнкамалылар бер-берсенә изге теләкләр телиләр һәм рәхәтләнеп күңел ачалар.

«Менә шулай бергә җыелып, матур итеп яшәргә язсын иде. Бик күңелле. Башкорт халык көйләре яңгырый. Сәламәтлек теләп калам».
«Барыгызны да шушы матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Исән-сау булып матур итеп бөтен халыклар белән дус яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән!».

Дуслык бәйрәме концерт программасы белән үрелеп бара. Сәхнәдә — җирле артистлар, иҗат коллективлары чыгыш ясый. 
Түбән Камада 70тән артык милләт вәкиле дус-тату яши. Бәйрәм бердәмлек, үзара аңлашу һәм төрле халыкларның йолаларын хөрмәт итү символына әверелә.

Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен юып, хуҗалыкларын тәртипкә китерергә, алган бурычларын кире кайтарырга тырышканнар. Нәүрүз чиста йортка, яхшы өй хуҗасына килеп керсә, аны авырулар, уңышсызлыклар читләтеп узачак, дигән ышаныч яшәгән.