Бу яңалык автомобиль, һава һәм тимер юл йөк ташуларына кагылачак. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.
Электрон форматка экспедитор документлары, һава транспорты өчен йөк накладнойлары, транспорт накладнойлары, шулай ук йөк йөртүгә заказлар (заявкалар) күчереләчәк.
Электрон йөртү документлары белән эш итү процессында йөк җибәрүче, ташучы һәм йөк алучы кебек барлык катнашучылар өчен дә мәҗбүри булачак. Рәсмиләштерелгән документларны тиешле дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС ЭПД) җибәрергә кирәк. Системага керү махсус операторлар аша башкарыла.
Салым хезмәте бизнесны контрагентлар белән электрон элемтәгә күчәргә киңәш итә. Шулай ук, 2026 елның 25 мартында 10:00 сәгатьтә «Электрон ташу документларын куллануга күчү турында» бушлай вебинар узачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
