машина йөртүче гаджетны кулында тоткан очракларны теркәп бара.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, системаның яңа режимда эшләвенең беренче аенда 800дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, руль артында кәрәзле телефоннарны, кул ярдәменнән башка сөйләшү алып барырга мөмкинлек бирә торган махсус җайланмалар булганда гына кулланырга рөхсәт ителә.

Бу кагыйдәне бозган өчен машина йөртүчеләрне 1,5 мең сум күләмендә административ штраф көтә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, хәтта кыска вакытлы игътибарны мобиль җайланма экранына юнәлтү дә җитди юл-транспорт һәлакәтләренә һәм фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин, дип искәртә.