Гайнемөхәммәтовлар — нәселләре белән сәхнәдә. «Сандугачлар оясы» — Татарстанда «халык гаилә ансамбле» исемен йөртүче бердәнбер төркем. «Үрнәк гаиләләр», «Татарстанның 100 иҗади гаиләсе», «Татарстан горурлыгы»… алар катнашып, җиңү яулаган фестиваль-конкурсларның исәбе-хисабы юк. Шәһәргә нигез салучы һәм милли кыйммәтләрне саклаучы түбәнкамалылар белән безнең иҗат төркеме очрашты.

Әти-әниләре, балалары, оныклары. Гайнемөхәммәтовларның «Сандугачлар оясы» ансамблен Түбән Камада гына түгел, республика күләмендә дә беләләр. Гаилә башлыгы — баянда, әниләре Рәзинә апа — кубызда, уллары Ирек, киленнәре Эльмира — курайда, , оныклар да катнаша. Хәзер ансамбльдә сигез кеше.

Ансамбльгә Флүр абый белән Рәзинә апа нигез салалар. 70 нче еллар башында алар дуэт булып чыгыш ясый башлыйлар. Парлап яздырылган «Әйдә-әйдә, кайда-кайда» дигән җырлары радионың алтын фондында саклана. Соңрак Ирек белән Иркә дә иҗат юлын сайлыйлар.

Балалар, оныклар төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, бәйрәмнәрдә төп йортка кайтырга тырышалар. Гаилә сабан туе, иҗади концертлар оештыру — матур гадәткә кергән.

Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендә дүрт иҗат коллективы «халык» исемен алды: «Яшьлек», «Ләззәт» ансамбльләре, «Сандугачлар оясы» гаилә коллективы һәм «Талир тәңкә» ветераннар фольклор ансамбле. Рәзинә Гайнемөхәммәтова да — шәһәрнең үзешчән сәнгать системасына нигез салучыларның берсе һәм Түбән Каманың беренче төзүчесе исемен горур йөртә.