Ачыкта-ачык сөйләшү форматында мондый чаралар инде күркәм гадәткә әверелде һәм халыклар арасында дуслык үсешенә саллы өлеш кертә.
Халыклар дуслыгы йортында милли көйләр яңгырый. Татар, башкорт, чуаш, рус, таҗик, үзбәк һәм әзербайҗан милли-мәдәни җәмгыятьләре бер табын артында. Алар үзләрен зур тату гаилә, диләр. Һәр халыкның үз йолалары, гореф-гадәтләре.
Шәһәр җитәкчелеге белән ачыкта-ачык сөйләшү форматындагы мондый чаралар инде күркәм гадәткә әверелгән. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, ана телеңне белү, халкыңның гореф- гадәтләрен буыннан-буынга саклап калу мөһим. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең халыкларның бердәмлеге бәйрәмнәр вакытында гына сизелми.
Бүген Түбән Камада 70тән артык милләт вәкиле яши, 14 милли-мәдәни җәмгыять актив эшчәнлек алып бара. Быел аларга Якут оешмасы да кушыла. Халыклар дуслыгы йорты төрле халыкларга үзләренең туган телен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә булыша.
Очрашуда мөһим мәсьәләләр буенча да фикералыштылар, аралашу чәй табыны артында барды. Милли көйләр беркемне дә битараф калдырмады
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
