Данлыклы якташларының истәлегенә — хәтер тактасы урнаштырылды. Тантаналы чарада Разил Вәлиеның авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары –якыннары катнаша.
Ташлык авылы балалар баакчасының элеккеге мөдире Гөлүсә Вәлиева хатирәләре белән уртаклаша. 2015 елда мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең киләчәген хәл итүдә җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның тырышлыгы зур булган. Бер ел эчендә яңа бакча төзелгән. Хәзер балалар заманча шартларда белем һәм тәрбия алалар.
Бүген «Таңсылу» балалар бакчасында тарихи көн. Данлыклы якташларының истәлегенә — хәтер тактасы ачылышы. Тантаналы чарада Разил Вәлиеның авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары –якыннары катнаша. Казаннан тормыш иптәше Алия Мидхатовна да кайта.
Разил Вәлиев туган ягына еш кайта торган була. Монда һәр бина аның өчен якын, чөнки һәрберсенә өлеше кергән. Аның тырышлыгы белән Ташлыкта балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет төзелә. Туган авылын интервьюларда аеруча җылы хисләр белән искә ала.
Разил Вәлиев 50дән артык китап, 4 пьесса, 200 дән артык җыр авторы. Күп кенә әсәрләре халык җырларына әверелгән. Разил Исмәгыйлевич — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Иҗатында — балалар өчен шигырьләре аерым урынны алып тора.
Бүген «Таңсылу» балалар бакчасына 26 сабый йөри. Ачык төстәге һәм иркен төркем бүлмәләре, уенчыклар, физик культура һәм музыка залы сабыйларны тәрбияләү өчен менә дигән шартлар. Авылдашлары Рәзил Вәлиевне хөрмәт итәләр.
Разил Вәлиевка рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Шәһәрдә мөхтәрәм якташыбыз истәлегенә үзәк ачарга планлаштыралар. Исегезгә төшерәм, Милләтебезнең күренекле улының арабыздан китүенә — 2 ел ярым узды. Разил Вәлиевка 76 яшь иде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
