Шулай итеп, 80 гаилә өй туйларын зәңгәр ягулык белән каршы ала.
11 километрдан артык озынлыктагы газүткәргеч кыска вакыт эчендә салынды. Төзелеш 2025 елда башланды, һәм хәзер күпчелек йортларга газ китерелеп, 30лап йорт тоташтырылды. Калганнары шушы көннәрдә зәңгәр ягулык алачак. Россиядә 2021 елда эшли башлап, киңәйтелгән газлаштыру программасы бакча ширкәтләрен дә үз эченә алды.
Түбән Кама Татарстанда әлеге программаны бакча ширкәтләрендә гамәлгә ашыручы районнарның берсе булды. Газ җибәрү тантанасының кульминациясе — факелны символик рәвештә кабызу. Бу «Мичуринец» халкы өчен уңайлылыкның яңа этабын билгеләде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
