Алар җәмәгать тәртибен саклау, гражданнар иминлеген һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда мөһим роль уйный. Үз эшчәнлекләре барышында террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш, корал әйләнешен контрольдә тоту, төрле объектларны саклау кебек катлаулы бурычларны уңышлы башкаралар.
Шуны да аерып әйтергә кирәк, хәрби хезмәткәрләр махсус операция зонасында да тыныч халыкны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда актив катнашалар.
Түбән Камада Росгвардия көчләре 3 меңнән артык объектта тәртипне контрольдә тота. Ведомстводан тыш сак хезмәте, аерым алганда, иң зур бүлекчәләрнең берсе булып тора. Аның хезмәткәрләре гражданнар һәм оешмалар милкен саклый, мөһим объектларның хәвефсезлеген тәэмин итә.
Республика буенча тоткарлау төркемнәре тәүлек әйләнәсенә эшчәнлек алып бара. Алар урамнарда даими патрульлек итеп, хокук бозуларны кисәтә. Узган ел гына да Росгвардия экипажлары Эчке эшләр органнарының дежур частьләре кушуы буенча һәм саклана торган объектлардан килгән хәбәрләргә 3000 тапкырдан артык чыкты. Нәтиҗәдә, 48 административ хокук бозу һәм 18 җинаять эше туктатылды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
