Түбән Камада Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Төбәкара бәйге 15нче балалар бакчасында «Сөенеч» театры белән берлектә быел 4нче тапкыр үткәрелә.

Оештыручылар белдерүенчә, катнашучыларның саны гына түгел, географиясе дә арта. Быел Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Кукмара, Чистай, Арча, Минзәлә, Сарман шәһәрләреннән 5-7 яшьлек 23 кыз көч сынаша. 13 катнашучы финалга чыгып, үзләренең сәләтләре, гаилә йолалары белән тыншытырдылар. Кечкенә йолдызчыкларның чыгышын бергәләп карыйк

 Сәхнәгә бер-бер артлы кечкенә йолдызчыклар чыгалар. Жюри әгъзаларына «Яз гөле» милли киемнәрен тәкъдим итәләр, сәләтләрен күрсәтәләр. Гореф-гадәтләрне саклап калуга юнәлтелгән бәйгедә балалар бакчасы яшендәге кызлар катнаша.

«Нәүрүз гүзәле» конкурсы 15 нче балалар бакчасында үткәрелә. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең өстенлекле юнәлеше — милли тәрбия. Әлеге конкурсны 4нче ел рәттән оештыралар. Мәртәбәле бәйге «Сөенеч» курчак театры белән берлектә оештырыла.

Чыгышларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяли. «Нәүрүз гүзәле-2026» исемен Минзәлә шәһәреннән Гыйләҗева Рузилә яулый. Номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнә. Аларга иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырыла.