Журналист, язучы һәм рәссам укучыларга ике китабын һәм картиналар күргәзмәсен тәкъдим итте. Очрашуга аның иҗатташ дуслары, китапханәчеләр, аксакаллар һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге вәкилләре килде.

Фәрит Имамов — тугыз китап авторы. Ул күбрәк фантастика һәм детектив жанрларында иҗат итә, Татарстанда мондый авторлар саны бармак белән генә санарлык. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы укучыларга соңгы елларда дөнья күргән ике китабын тәкъдим итте.

«"Алар безнең арада" — хәзерге заманга туры китереп язылган әсәр, хәзер ясалма фәһем көндәлек тормышыбызның бөтен өлкәләренә үтеп керә. Күп кеше аны белә инде. Бу фантастик китап 10 ел элек язылган иде, анда ясалма интеллектның кеше арасына ничек керүе һәм сөйләшүе тасвирлана», — диде автор.

Очрашу сорау-җавап форматында узды. Фәрит Имамов журналистика һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары, тормыш юлы турында сөйләде. Китапханә хезмәткәрләре язучының әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, ә «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солистлары чыгышлары кичәгә тагын да ямь өстәде.

Моннан тыш, Фәрит Имамов рәсем ясау белән дә актив шөгыльләнә. Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә аның «Сәнгатькә тәрәзә» дигән картиналар күргәзмәсе ачылды.

«Монда безнең танылган шәхесләр, шәһәребезгә караган кешеләр портретлары урын алган. Шулай ук „Ак калфак“ җәмгыятендә актив эшләүче хатын-кызларның портретлары бар. Майлы буяулар белән ясалган картиналарда күбрәк табигать күренешләре сурәтләнгән, мин берничәсен сайлап тәкъдим итәргә булдым».

Күргәзмә белән һәркем таныша ала. Экспозиция 30 апрельгә кадәр эшлиячәк.