Әлеге чарада катнашучылар географиясе киң: конкурсантлар Татарстан шәһәрләре һәм районнарын гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ижауда да киләләр. Барлыгы 40 артык гаилә катнашты.

Бәйгенең тарихы да бай. Быел унынчы тапкыр үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Актаныш авылының 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Бикмөхәммәтовлар гаиләсе Гран-при яулады. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча да билгеләнде.

«Халык җыры» номинациясендә җиңүчеләр:

  • 1 нче урын — Түбән Кама шәһәренең 83 нче «Умырзая» балалар бакчасыннан Корбановлар гаиләсе;
  • 2 нче урын — Яр Чаллы шәһәренең 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасыннан Габидиновлар гаиләсе;
  • 3 урын — Яр Чаллы шәһәренең 127 нче «Дуслар» балалар бакчасыннан Сабирҗановлар гаиләсе.

«Нәфис сүз» номинациясендә җиңүчеләр:

  • 1 нче урын — Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасыннан Усмановлар гаиләсе;
  • 2 урын — Түбән Каманың 86 нчы «Кыңгыраулар» балалар бакчасыннан Закировлар гаиләсе;
  • 3 урын — Яр Чаллы шәһәренең 5 нче «Теремок» балалар бакчасыннан Ибраһимовлар гаиләсе.

«Халык биюе» номинациясендә җиңүче:

  • 1 урын — Түбән Каманың 93 нче «Әллүки» балалар бакчасыннан Нуруллиннар гаиләсе;
  • 2 урын — Актаныш авылының 2 нче «Ромашка» балалар бакчасыннан Ахметовлар гаиләсе;
  • 3 урын — Мәскәү шәһәренең 1516 нчы балалар бакчасыннан Поповлар гаиләсе.