Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә тел галиме, язучы Рәфкать Шаһиев белән «Иҗат кыйбласы – ихласлык» дип аталган әдәби-музыкаль очрашу узды.
Автор үзенең әсәрләрендә туган телгә, милли гореф-гадәтләргә һәм татар халкының тарихына тирән мәхәббәтен чагылдыра.

Әдәби-музыкаль кичәгә китапханәчеләр, мәктәп укучылары, язучылар һәм аксакаллар җыелды. Очрашу вакытында автор махсус хәрби операция темасына да тукталды: ул Түбән Кама егете Илназ Бикбаев батырлыгы турында сөйләде һәм йөрәкләрне тибрәтүче шигырьләрен укыды.

Кичә катнашучылары иҗат белән рухланып, татар теленең матурлыгы һәм батырлык темасы турында фикер алыштылар, ә Рәфкать Шаһиев үзенең әсәрләре аша күңелләргә җылылык өләште.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX