Чараның кунагы — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев. Мөхтәрәм шәһәрдәшне күпләр кыю, үткен, тәвәккәл җитәкче буларак беләләр. Тагын бер сыйфаты — татар халкының мәдәниятенә, теленә, сәнгатенә гашыйк.
Җырлый, кирәк булса бии, гармунда да уйный, әйтерсәң лә, чын артист. Рөстәм Ганиев 20 елга якын Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеген җитәкли. Мәктәп укучылары арасында «Көйле-моңлы татар җыры» бәйгесен уздыра, шәһәр күләмендә «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе эшчәнлеген оештыруда актив катнаша.
Кыю, үткен, тәвәккәл һәм ярдәмчел җитәкче. Дуслары, хезмәттәшләре Рөстәм Ганиевны шулай бәяли. 40 елдан артык «Шинник» спорткомплексы директоры булып эшли. Мөхтәрәм шәһәрдәшнең тагын бер аерылгысыз сыйфаты бар — ул милли җанлы.
Очрашу үзәк китапханәдә «Бу — безнең шәһәр» проекты кысаларында оештырыла. Мөхтәрәм кунак күптөрле дәрәҗәләргә, дүләт бүләкләренә ия. Шулар арасында иң кадерлесе — «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме, ди Рөстәм Ганиев.
Очрашуга Рөстәм Ганиевның дуслары, фикердәшләре, якыннары киләләр. Мөхтәрәм кунак үзенең тормыш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, катнашучыларны һәрвакыт алга барырга, яңа үрләр яуларга, милли үзаңны ныгытырга өндәде.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
