Проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составындагы «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ремонт барышында мәктәп бинасында ишекләр һәм тәрәзәләр тулысынча алыштырылачак. Моннан тыш, җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын яңарту күздә тотыла. Электр монтажлау эшләре, аз агымлы челтәрләрне тәртипкә китерү, шулай ук эчке эшләр дә планга кертелгән.
Шулай ук уку йортына заманча җиһазлар алыначак. Проектны гамәлгә ашыру өчен 146 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә объектның әзерлек дәрәҗәсе — 55 процент.
Рустам Сафин
MAX
