Акция татар телен сөючеләрне һәм аны өйрәнергә теләүчеләрне берләштерәчәк. Анда укучылар, студентлар, укытучылар, галимнәр, иҗат әһелләре, шулай ук төрле милләт вәкилләре үз көчен сынап карый ала. Катнашу бушлай һәм ирекле. Катнашучыларга яшь, белем дәрәҗәсе, һөнәр, дин яки башка үзенчәлекләр буенча бернинди чикләүләр куелмый.
Проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла, ул туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
«Татарча диктант» беренче мәртәбә 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм тел сөюче активистлар тәкъдиме белән үткәрелә башлады. Аның төп максаты — татар телен саклау, җәмгыятьтә аны популярлаштыру, грамоталылыкны арттыру, телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук милли үзаңны ныгыту. Башлангыч чорда акция бары тик Татарстанда һәм аерым төбәкләрдә генә узса, бүген ул киң колачлы халыкара проектка әверелде. Хәзерге вакытта акция 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә уза. Татарстанның барлык районнары, Казан шәһәрендәге югары уку йортлары һәм төрле оешмалар да актив катнаша. Ел саен катнашучылар саны арта: меңләгән кеше махсус әзерләнгән мәйданчыкларда һәм интернет аша үз белемнәрен сыный.
Диктант 24–26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә офлайн һәм онлайн форматларда үтәчәк. Офлайн мәйданчыклар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, китапханәләрдә һәм мәдәният үзәкләрендә оештырыла. Онлайн катнашу diktant.tatar сайты аша мөмкин. Туры эфир ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета каналларында, шулай ук акциянең рәсми сайтта күрсәтеләчәк.
Нәтиҗәләр 30 көн эчендә сайтта бастырылачак, аларны исем-фамилия һәм телефон номеры буенча белеп була.
Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы да проектның партнерлары булып тора.
Рустам Сафин
MAX