Мин генә түгел, газета укучыларның шактые заманында авылларда үзешчән сәнгатьтә катнашкан кешеләрдер. Без бит мәктәптә укыганда ук клуб сәхнәсендә чыгышлар ясап үстек. Ул спектакльләрне әйткән дә юк инде, барыбызның да «Әлепле»дәге Сабира кебек, төп рольне уйныйсы килә. Драмага осталык ук җитеп бетми, күбрәк комедия сайлыйбыз. Драма башкарган очракта да, ул әлеге тамашадагы кебек, я сүзләрне онытып, я урынлы-урынсыз сәхнәдә күренеп, комедиягә әйләнеп калган очраклар булгалады…
Спектакль барышында «Әлепле әртисләре»нең үзебезнең чорда кемнәргә туры килгәнен искә алып рәхәтләнеп бер көлеп, ял итеп, рухи азык җыеп кайттым. Мин генә түгел, бар тамашачы спектакльнең башыннан ахырына кадәр елмаеп, алкышлап утырды. Гел әйтә киләм, миңа үзебезнең артистлар куйган спектакльләр ошый, берсенең дә премьерасын калдырган юк. Алай гына да түгел, кабат-кабат барып, тагын бер иркенләп карап кайтам. Театрда инде байтак еллар эшләгән артистларыбыз да, әле тәҗрибә туплый башлаган кызлар-егетләрнең дә уйнаулары искиткеч.
Иң ошаганы — аларның башкала театрларындагы кебек каравыл кычкырып сөйләшмәүләре, ясалма уйнамаулары. Язганым да бар иде бугай инде, сезнең кайсыгыз ишектән керүгә сыгыла-бөгелә, зәңгәрле яшелле тавышлар чыгарып исәнләшә? Юк шул, гади генә итеп «исәнмесез», «хәлләрегез ничек?» дип, сәлам бирәбез. Түбән Кама театры артистлары халыкчан, үзебезчә гади, шул ук вакытта күңелгә җиткереп, профессиональ дәрәҗәдә уйный беләләр.
«Әлепле әртисләре»ндә дә күбрәк яшьләр уйный. Тамчыгөл Сәләхова, Алмаз Хөсәенов, Гүзәл Шәмәрдәнова, Эльвира һәм Раушан Әсәтовлар, Рафил Зәйнуллин, Сәрия Әхсәнова, Динар Терентьевның уеннарына сокланып утырдым.
Араларында бары Альберт Ибраһимов белән Фарил Вафиев кына утызар ел чамасы сәхнә тоткан дәрәҗәле, тәҗрибәле артистлар. Икесе дә Татарстанның атказанган артистлары. Алар турында язмамда күбрәк урын бирәсем килә.
Альберт Ибраһимовның Түбән Кама театрында 1999 елдан бирле уйнаган ролләре бик күп. Кайберләре зур да түгел, тик истә кала торган. «Ай булмаса — йолдыз бар»да ул автор ролен башкара. Төп рольдәге Мәдинәне ничек кенә сындырырга тырышса да, үз сүзен итә алмаган Автор-Альбертка бу роле өчен тамашачылар тарафыннан шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Без, татарлар, һәр тамашаны үз итеп, эченә кереп, геройлар белән бергә яшәп, алар кичергәнне йөрәк аша үткәреп карарга өйрәнгән бит. Тискәре рольләрне уйнаган артистка авыр сүзләр әйтәләр икән — моңа борчылырга кирәкми, димәк син үз ролеңне кеше күңеленә җиткереп башкара белгәнсең.
Ә болай, ул, килеш-килбәте белән коеп куйган җитәкче. Берничә ел театр сәхнәсендә уңышлы барган, әле дә халык яратып йөргән «СыСыСыРда ясалган…нар» исегездәме? Альберт Ибраһимов анда җитәкче булса да, авылдашлары кебек алдартаз экстрасенс кармагына капкан колхоз рәисе ролен уйнады. «Әлепле әртисләре»ндә дә ул колхоз рәисе. Башкача мин аны күз алдына да китерә алмыйм. Заманында үзе дә үзешчән театрда уйнап йөргән, Шекспирдан цитаталар китергән җитәкче, авыл үзешчәннәренә башкаладан ук режиссер алып кайта.
Исәбе — колхозның отчет-сайлау җыелышында авыл үзешчәннәре көче белән район җитәкчеләренә матур тамаша күрсәтү. «Галиябану»ны куярлар иде дә, тик төп геройларның берсе декрет ялында, икенчесе армиядә. Күп уйлап тормый башкала режиссеры, үзе белән алып кайткан драманы сәхнәгә куярга була. Тик геройларының сүзләрен ятларга вакыт таба алмаган, күбрәк вакытында сыерын сава алмаганы өчен борчылган гади авыл хатыныннан яки җае чыккан саен «баш төзәтергә» омтылган «авыл мужигы» Галәветдиннән чын артист ясый алырмы икән ул режиссер?..
Без режиссерның куйган спектакленнән өзекләр генә күреп алабыз. Тамашада күбрәк сәхнә арты тормышы чагыла. Сәхнәдә драма куелса, сәхнә артындагы вакыйгалар да шул эздән бара. Биредә дә мәхәббәт аңлату, көндәшлек…
«Әлепле әртисләре» әнә шул үзенчәлеге белән кызыклы да инде. Төп геройларның мәхәббәт тарихын белдек, хәзер «заначка»сын табып, баш төзәткән, һәм шул сәбәпле вакытында гармунын уйнарга да онытып, рәхәтләнеп йокыга талган Галәветдинне ничек уятырлар да, ул ничек гармунда уйнар — монысы кызыксындыра.
Бу урында Галәветдин — Фарил Вафиевка аерым тукталып үтәсе килә. Ул театрның беренче артистларының берсе. «Алтын зур булмый», «Кечкенә дә — төш кенә» кебек татар халык мәкальләре әйтерсең, нәкъ менә аның турында әйтелгән. Шул чорда артист кемне генә уйнамаган… Араларында җитди рольләре дә бар. Тик мине ачуланмасын инде, халык аны кызыклы, көлкеле рольләрдә күбрәк кабул итә кебек. Бу юлы да, ул сәхнәдә күренүгә тамашачылар үзен алкышлап каршы алды.
Галәветдинне җиренә җиткереп, аннан башка кем уйный алыр икән соң?! Бары тик ул гына. Гади авыл кешесе, җитәкчеләрнең биргән бер Мактау кәгазенә чын күңелдән сөенеп, үзенә кушылганны намус белән башкаручы колхозчы. Ул безнең авылда яшәгән чор герое. Фарил аның нәкъ без белгәнчә, без истә калдырганча уйнап күрсәтте. Уйнап дип әйтү дөрес тә булмас, ул шул герой тормышы белән яшәде.
Әле театрдагы төп эшләреннән кала бу ике артист шәһәрнең мәдәни чараларында да актив катнашып киләләр. Без аларны китапханәләр үткәргән төрле чараларда еш күрәбез. Алар Сабантуй кебек күләмле чаралардан да читтә калмый.
Сүземне йомгаклап ни дип әйтим?.. Рәхмәттән башка сүз юк сезгә, кызлар-егетләр. Спектакльләрегез, башкарган рольләрегез белән көлдертәсез дә, елатасыз да.
Бүген — 27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Барыгызга да иҗади уңышлар, киләчәктә халык шыгрым тулы заллар телибез, яңадан-яңа премьералар көтеп калабыз.

MAX
