Очрашуга килүчеләр милли проектлар авторы, «Сөенеч» курчак театры җитәкчесе, шулай ук күп еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчеләренең берсе булган Вәсилә Исмәгыйлева эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Алар театр тормышы, анда чыгыш ясаучы артистлар турында мәгълүмат алып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

«Сөенеч» театрының төп максаты — курчак уеннары аша балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аларны татар телендә аралашырга өйрәтү. Еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибә һәм осталык Вәсилә Исмәгыйлевага бу максатларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Очрашу барышында ул үзенең уңышлы милли проектлары турында сөйләде, милли мохиттә үткән балачагын искә алды. Туган телгә хөрмәт белән караучы туганнары, авылдашлары турында җылы хатирәләре белән уртаклашты. Вәсилә ханым Түбән Уратма авылында биш абыйсының кадерле, бердәнбер сеңелләре булып үсүен билгеләп үтте. Шулай ук абыйларының туган нигезгә, туган якка тугрылыклы булуларын, бүгенге көндә дә Түбән Уратма авылында яшәүләрен горурланып сөйләде.

Иҗат кичәсендә шәһәр җитәкчеләре һәм кунаклар да чыгыш ясап, Вәсилә Исмәгыйлева эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Кәримуллина ихлас теләкләрен һәм котлауларын җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы исеменнән Фирдәвис Ханов чыгыш ясап, юбилярны тәбрикләде. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Камадагы җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова, «Тамчылар» балалар сәнгать мәктәбе директоры Людмила Харитонова, директор урынбасары Венера Батанова, «Рубаха» инклюзив арт-кластер директоры Алсу Зәбирова һәм башкалар Вәсилә ханымга рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

Кичә барышында «Сөенеч» театры артистлары әкиятләрдән кызыклы өзекләр күрсәттеләр, ә Яр Чаллы шәһәреннән җырчы Айгиз Әхмәтовның чыгышлары чарага ямь өстәде.

Вәсилә Исмәгыйлева иҗатына багышланган бу очрашу милли һәм музыкаль театр кичәсенә әверелеп, тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

Әнфисә Фәйзетдинова, Үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире