Түбән Кама шәһәрендә язгы ярминкәләр Көньяк урамында урнашкан «Магнит» кибете мәйданчыгында һәм «Комета» базарында, Кама Аланы бистәсендәге «Олимпия» боз сарае территориясендә эшли. Биредә халыкка отышлы бәядән ит һәм сөт продукциясе, яшелчә һәм башка товарлар тәкъдим ителде.
Шәһәр халкы мондый ярминкәләрне көтеп ала. Сайлау мөмкинлеге дә зур, товарларның сыйфаты да яхшы. Белеп торалар — үзебездә җитештерелә. Бирегә эре фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да чыга.
Зур Афанас авылында үзенең теплица хуҗалыгында яшелчә үстерүче Светлана Афанасьева ярминкәдә кыяр, яшел суган сата. Аның палаткасы янында шактый чират җыелган иде. Кыярларын әле иртән генә өзеп алган. Уңышны инде февраль аенда җыя башлаганнар. Май аенда помидорлар да кызара башлаячак, ди.
Ярминкәдә үзебезнең районда һәм күрше районнарда җитештерелгән товарлар да бар. Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, быел ярминкәләрдә чиратлашып үз продукциясен Баулы һәм Ютазы районнары тәкъдим итә. 18 апрель көнне Баулыдан киләчәкләр.
Ярминкәләргә төрле буын кешеләре килә. Өлкәнрәкләр сөт, йомырка, ит сатып алса, яшьләр казылык, яшелчә, балык сатып ала.
Ютазы районыннан килгән Рәсилә Сабирова кәҗә асрау белән шөгыльләнә. Ярминкәгә сөт, үзе җитештергән эремчек, сыр алып килгән. Халык чәкчәкне дә яратып алган. «Кәҗә бик акыллы хайван. Ул үләнне дә сайлап кына ашый. Шуңа күрә сөтләре дә, аннан ясалган башка ризыклар да тәмле генә түгел, файдалы, экологик яктан чиста. Чәкчәкне үземнең рецепт буенча пешереп килдем, Түбән Кама халкын сыйлыйсым килде», — ди Рәсилә Сабирова.
Ике ай эчендә, өч мәйданчыкны да исәпкә алганда, Түбән Камада барлыгы 15 язгы ярминкә узган. Алар май аена кадәр дәвам итәчәк.
11 апрельдә узган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә барлыгы 12,3 тонна ит, 0,8 тонна кош ите, 1,1 тонна сөт продукциясе, 0,8 тонна казылык һәм ысланган продукция, 5 мең данәдән артык йомырка һәм башка товарлар сатылган.
Гөлназ Хәйретдинова
MAX
