Инсаф Кашапов Минзәлә районының Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әмма балачагы җиңелләрдән булмый. Әтисе каты авырудан соң бик яшьли, нибары 28 яшендә вафат була. Бу вакытта Инсафка тугыз яшь кенә, ә гаиләдәге дүрт малайның иң кечкенәсенә тугыз ай була. Шуннан соң Инсаф әнисенең төп терәгенә әйләнә, йорт эшләрендә дә, энеләрен карауда да беренче ярдәмче булып үсә.
Мәктәпкә ул бик теләп йөри. Белемгә омтылышында башлангыч сыйныф укытучысы, фронтовик Кәшфи абыйсының да йогынтысы зур була. Бер аягы протезлы булуына карамастан, ул балаларны тырышып укыта, аларга белемгә мәхәббәт тәрбияли.
Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлагач, Инсаф Иске Мәлкән сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Бу мәктәпкә балалар тирәяктагы алты авылдан йөреп укый. Ык елгасын паром белән кичеп мәктәпкә йөрү, интернатта уку еллары – барысы да яшьлекнең истәлекле мизгелләре булып хәтердә кала.
Инсаф Кәшфрази улының әдәбияткә мәхәббәте дә мәктәп елларында ук туа. Ул китап укырга бик ярата, авыл китапханәсендәге китапларның барсын да диярлек укып чыга. Бишенче-алтынчы сыйныфларда ук М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм», «Тын Дон» әсәрләре белән таныша. Кайчакта төннәр буе керосин лампасы яктысында китап укып утырган чаклары да була.
Каләм тибрәтүе дә шул елларда башлана. Табигате искиткеч матур булган туган төбәге, ярларын тутырып аккан Ык елгасы яшь егетне иҗатка илһамландыра. Аның балаларның урак өстендәге хезмәтенә багышланган беренче мәкаләсе республикада чыгучы «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Шигырьләр дә яза. Әмма бер юмористик шигыре тәнкыйтькә эләккәч, егет шактый вакытка шигырь язуын туктатып тора.
Мәктәпне тәмамлагач, Инсаф Кашапов Казан университетының журналистика бүлегенә керергә хыяллана, әмма тормыш аны башка юлга алып китә. Ул милиция хезмәтен сайлый. Армия сафларыннан кайткач, 11 ел эчке эшләр органнарында хезмәт итә, читтән торып Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. Соңрак шин заводында, Көнбатыш Себердә нефть чыгару тармагында, автотранспорт предприятиесендә, «Татспецнетехимремстрой» оешмасында шофер булып эшли.
Озак еллар намуслы хезмәт куйган Инсаф абый «Намуслы хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Бүген ул – лаеклы ялда. Әмма иҗаттан аерылмый. Юмор һәм сатира жанрында язылган әсәрләре «Чаян», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ватаным Татарстан» кебек республика басмаларында даими дөнья күрә. Күптән түгел генә аның «Атлар көлә дә белә» исемле юмор һәм сатира китабы басылып чыкты. Китаптагы хикәяләрне, мәзәкләрне укучы елмаеп, кайчак көлеп укый.
Инсаф Кашапов – әдәби берләшмәнең актив әгъзасы. Ул очрашуларда, иҗади кичәләрдә, төрле мәдәни чараларда теләп катнаша. Үзәк китапханә белән берлектә үткәрелә торган «Әдәби кораб» проекты кысаларында каләмдәшләрен авылларга, шәһәрләргә, китапханәләргә очрашуларга алып баруда да ярдәм итә.
Гаиләсе – аның зур байлыгы. Хатыны Люция ханым белән алар 50 елдан артык бергә гомер итә. Кызлары Лениза медицина өлкәсендә эшли, ә Гөлназ – экономист. Оныклары Әмир – нәсел дәвамчысы.
Инсаф абыйның теләге дә гади һәм изге: җирдә тынычлык, кешеләр арасында дуслык һәм гаделлек булсын. Ә үзе исә, уенын-чынын бергә кушып: «120 яшькә кадәр яшәп, халык яратып укырлык әсәрләр язарга иде», – ди.
Әдәбиятка мәхәббәтен гомер буе саклаган Инсаф Кәшфрази улы Кашаповка ныклы сәламәтлек, иҗади илһам һәм гаилә бәхете телисе генә кала.

MAX
