Бу чара, шәһәребездә татар гаиләләрен барлау, мәдәни традицияләрне саклау һәм яшь буынны гаиләгә, туган телгә, әхлаклы тәрбиягә өндәү максатында оештырыла.
Финал кичәсе Халыклар дуслыгы йортында узды. Сәхнәдә зур экран куелган, һәм тамашачылар җыелган арада «Татар гаиләләре» проекты кысаларында узган еллардагы чараларның видеоязмалары күрсәтелде. Милли көйләр күңелдәге җылы хисләр белән үрелеп барды. Ике алып баручы чараны ачып җибәрде һәм тамашачыларны сәламләде. Алар гаилә төшенчәсенең асылын искә төшереп: «Гаилә — ул шатлык, тынычлык чыганагы һәм канат ныгыту өчен төп урын. Бары тик гаиләдәге мәхәббәт һәм татулык кына кешеләр тормышына чын бәхет китерә», — дип билгеләделәр.
Бәйгедә 32 гаилә катнашты, шулар арасыннан финалга 14 гаилә үтте. Сәхнәгә беренче булып «Иң үрнәк яшь гаилә» номинациясе җиңүчеләре — Наил Ринат улы һәм Лилия Фәрит кызы Гатауллиннар чакырылды. Аларның чыгышлары тамашачыларда җылы хисләр уятты: гаиләдә милли традицияләрне саклау, балаларны туган телдә тәрбияләү һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтүнең никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр.
Альберт Габдеразак улы һәм Гөлинә Илдар кызы Миңнегалиевлар гаиләсе дә сәхнәгә чыгып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аларның чыгышлары, дәү әтиләре — Илдар Хәсәнҗан улы Ганиев үрнәгендә, балаларның әдәпле һәм тәртипле булып үсүенә юнәлтелгән, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын сокландырды.
Дмитрий Никита улы һәм Регина Фәнис кызы Чекашовлар гаиләсенең чыгышы, үз куллары белән йорт төзү, бакча үстерү һәм балаларын милли тәрбиядә үстерү тәҗрибәсен чагылдырып, тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Аларның гаиләсе — татар мәдәниятен хөрмәт итеп, аны киләсе буынга җиткерү мисалы.
«Иң нык гаилә» номинациясендә Әнәс Хадиулла улы һәм Рушания Йосыф кызы Фәйзуллиннарны бүләкләделәр. Пандемия елларында Кызыл Чапчак авылында балалары, оныклары белән бергә Сабантуй бәйрәмен оештырулары республика күләмендә билгеле булды. Шул ук номинациядә Ринат Фәрит улы һәм Зөлфирә Әхәт кызы Бигашевлар гаиләсе дә танылды — алар 45 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр.
«Иң зур һәм бердәм гаилә» исеме Рәшид Равил улы һәм Халидә Хәлил кызы Галимҗановлар гаиләсенә бирелде. Аларның чыгышы гаилә бердәмлеге, балаларга һәм оныкларга булган мәхәббәт, туганнар арасында җылы мөнәсәбәтнең никадәр кыйммәтле булуын күрсәтте.
«Минем гаиләм шәҗәрәсе» номинациясендә җиңүче — Мансур Корбангали улы һәм Рузалия Әбүбәкер кызы Ганиевлар. Алар үз шәҗәрәләрен туплап, авыл тарихын өйрәнеп, гаилә архивларын саклаучы буларак танылды. Тамашачылар аларны хөрмәт белән кабул итте һәм чыгышларын җылы алкышлар белән бәяләде.
Сәхнәдә шулай ук «Иң иҗади гаилә» номинациясе җиңүчесе — Флюр Бикмөхәммәт улы һәм Рәзинә Фатыйх кызы Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе, татар фольклорын яшь буынга җиткерүдәге казанышлары белән тәкъдирләнде.
Чараның иң истәлекле мизгелләренең берсе — бәйгене оештыруда һәм катнашучыларга бүләкләр тапшыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерү булды. Бәйрәм уңаеннан котлау өчен, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Милли шура әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Мәҗит улы Ганиевкә сүз бирелде.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә İбраһим кызы Галиуллина да инде күп еллар әлеге бәйгенең иганәчесе булып тора. Бөтендөнья татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе, «Мин бәхетле гаиләм белән» проектының идея авторы Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың тырышлыгы бу бәйгенең югары дәрәҗәдә узуына зур өлеш кертте.
Чара ахырында барлык катнашучылар гомуми фотога төштеләр, нәни тамашачы Айсель Сәгыйтова башкаруында «Туган тел» җыры белән бәйрәмне йомгакладылар. Оештыручылар һәм алып баручылар тамашачыларга рәхмәт белдерде, киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Бәйге «Мин бәхетле гаиләм белән» проекты аша татар гаиләләрен таныту, аларның тырышлыгын һәм уңганлыгын күрсәтү өчен зур мөмкинлек тудырды. Шәһәребездә шундый тантаналы һәм җылы чараларның булуы — татар мәдәнияте һәм гаилә традицияләрен саклау юлында мөһим адым.
Фәрит Имамов
MAX
