Программа нигезендә шәһәрнең 54 объектында инженерлык челтәрләрен алыштыру планлаштырылган. Бүгенге көндә аларның 31ендә актив эш алып барыла. Башкарылган эшләрнең уртача күләме 38 процент тәшкил итә.
Түбән Кама шәһәре төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Денис Баландин сүзләренә караганда, әлеге участокларда иске торбалар тулысынча сүтелгән, кирәкле материаллар һәм яңа торбалар алдан ук сатып алынган.
«Безнең ишегалды» программасы шәһәр инфраструктурасын яңарту, инженерлык челтәрләренең ышанычлылыгын арттыру һәм халык өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру максатын күздә тота. Эшләр график нигезендә дәвам итә.

Рустам Сафин
MAX
