Төзүчеләр хәзер балалар өчен уен мәйданчыклары әзерләү белән мәшгуль. Булачак мәйданчыклар өчен нигез салына, заманча һәм хәвефсез уен зоналары булдыру буенча әзерлек эшләре бара. Шул ук вакытта җәяүлеләр сукмаклары буйлап юл кырыйларын ныгыту өчен бордюрлар урнаштырыла.

Территорияне төзекләндерүнең мөһим өлешләренең берсе — юл һәм сукмакларга асфальт җәюгә әзерлек. Хезмәткәрләр нигезне тигезли, туфракны ныгыта, киләчәктә юл өслегенең ныклы һәм озак хезмәт итүен тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрә.

Шәһәрнең Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаментында хәбәр итүләренчә, әзерлек этабы тәмамлануга подрядчы оешма яңа асфальт җәю эшләренә керешәчәк.

«Безнең ишегалды» программасы шәһәр мохитен уңайлырак һәм заманча итүгә юнәлдерелгән. Аның нәтиҗәсендә ишегаллары яңара, балалар өчен хәвефсез уен мәйданчыклары барлыкка килә, ә җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудырыла. Тынычлык проспектындагы әлеге ишегаллары да якын арада яшәүчеләр өчен тагын да матуррак һәм уңайлырак ял урынына әверелер дип көтелә.