Быелгы Җәй программасы бик бай эчтәлекле итеп төзелгән. Анда мәдәни һәм спорт чаралары, патриотик акцияләр, кино күрсәтүләр, ретро-концертлар каралган. Шул ук вакытта «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән 40тан артык ишегалдын ачу да планлаштырыла.
Сезонның төп вакыйгалары арасында IX ачык төбәкара Стахеев фестивале, «Смена» Кама китап фестивале, заманча халык мәдәнияте фестивале «Знаковое место» кебек зур чаралар бар.
Чараларны оештыруда шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре дә актив ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, «Сәламәт Түбән Кама» проекты да дәвам итә: анда бушлай күнегүләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр үткәрелә.
Июль һәм август айларында шәһәр халкын этно-фестивальләр, стритбол буенча республика фестивале, шулай ук Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган күпсанлы бәйрәм чаралары көтә.
Җәй — бары тик ял вакыты гына түгел, ә шәһәр тормышының иң хәрәкәтле, иң бай чорына әверелә.

Рустам Сафин
MAX
