Узган гасыр азагында, ирек һәм демократия Җилләре исә башлагач, шактый күп Җәмәгать оешмалары барлыкка килде. Ләкин вакыт узган саен, аларның эшчәнлеге сүлпәнләнеп, әкренләп ул оешмалар юкка чыкты. Ә шәһәребезнең Аксакаллар шурасы исә ничә еллар уңышлы гына эшләп килә. Түбән Каманың лаеклы ил агалары телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда зур эшләр башкара.
Шура рәисе Васил Камалов — «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә 45 ел хезмәт куйган, 1нче һәм 2нче сәнәгать зоналарының күпчелек Җитештерү объектларын төзү һәм эшләтеп Җибәрүдә катнашкан Җитәкче. Химия комбинаты аның бердәнбер эш урыны булган. Мөслим районында туып-үсеп, яңа төзелә башлаган Түбән Камага килеп, 44нче һөнәр училищесына укырга кергән.
Беренче мәртәбә, әле шәһәр статусын да алмаган бистәне сыйныф Җитәкчесе экскурсиягә алып килгәч, ул монда беренче тапкыр була. Түбән Кама яшь егетне ни өчендер үзенә тарткан. Аннан соң, гади эшчедән башланган хезмәт юлы, тырышлык нәтиҗәсендә үсеш ала. Шәһәр төзегәндә ялга да, бәйрәмгә дә карамыйча, ялсыз эшләгән вакытлары да күп була Васил Камаловның.
Васил ага сөйләвенчә, 23 февраль бәйрәм иртәсендә шәхси машинасы белән эшкә килгән. Чыгуына исә машинасын «штрафстоянка»га алып киткәннәр. «Үзең яхшы булсаң — синең сүзеңне дә тыңлаучылар була», — ди ул. Васил Гали улына профком рәисе ярдәмгә килә. Бергәләп бюрократик киртәләрне узып, машинасын кире алалар. Әлбәттә, моның өчен шактый вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килә. Кая инде монда бәйрәмне гаилә белән үткәрү?!
Лаеклы ялга чыккач та, ул өйдә кул кушырып утырырга яратмый. Йөрәгеннән чыккан, ихлас күңел белән язылган шигырьләрен «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә алып килеп, шагыйрьләр, язучылар хөкеменә тапшыра.
Татар халкы: «Күтәргән атка йөкне күп төйиләр», — ди. Васил Гали улының да үз эшенә намус белән каравын күздә тотып, Аксакаллар шурасы рәисе итеп сайлыйлар. Һәм ул бу вазыйфада инде икенче срок эшли. Җаваплы урыннарда хезмәт куеп, нинди генә катлаулы сораулар туса да, башкарып чыга алган Васил Камалов өчен чордашлары белән уртак тел табу бер дә кыен түгел. Хезмәт иткән дәвердә ул бит үзенең кул астындагы хезмәткәрләр соравы буенча, проектын юллап, материалларын табып, кыска гына вакыт эчендә автобус тукталышы ясаган шәхес. Берләшмә өчен, хезмәткәрләр өчен шактый тырышкан Васил Камаловка «Атказанган химик» исеме дә катлаулы юллар белән килеп ирешә. Шулай, сиңа язганы — сиңа була барыбер.
Була шундый кешеләр — алар сүз боткасы ясаудан, энәне дөя итеп күрсәтүдән башканы белми. Ә кемнәрдер тыныч кына эшләп йөри, үзләре турында сөйләшергә яратмый. Югыйсә, мактанырлык эшләре, яулаган үрләре шактый. Андыйлар белән күрешеп, сөйләшү үзе бер рәхәтлек бирә.
Васил Гали улы белән дә шулай. Аның белән әңгәмә барышында, бүген дөньякүләм танылган «химия»нең төзелеш тарихын, совет чорында кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен тыңлап, таң калмый мөмкин түгел. Әйе, сүз дә юк, кайбер вакыйгаларга тарих үзе нәтиҗә ясар.
Безнең авылда бер агайның бик яратып кабатлаган сүзе бар: «Эшлә генә син, эшләгәнең югалмас». Дөрес сүзләр бит! Васил Камаловның кул астында эшләгән түбәнкамалылар ул чакларны сагынып, рәхмәт хисләре белән искә ала.


MAX
