Түбән Камада чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Южная урамындагы «Магнит» кибете янындагы мәйданчыкта һәм «Комета» базарында Татарстанның төрле районнарыннан килгән җитештерүчеләр үз товарларын тәкъдим итте.
Эльвира Закирова сатып алучыларга өй шартларында әзерләнгән казылык, май, яшел тәмләткечләр һәм сарымсак кушылган паста алып килгән. Эшмәкәр әйтүенчә, аның продукциясе фермер хуҗалыгында җитештерелә, саклану вакыты да озын түгел — нибары җиде көн. Шуңа күрә ул сатып алучыларга товарны алдан тәмләп карарга тәкъдим итә.
Ютазы районыннан килгән Светлана Миңнеәхмәтова исә ярминкәгә фанерадан һәм агачтан ясалган әйберләр алып килгән. Эшмәкәр өчен бу — беренче ярминкә сезоны. Сатып алучылар аның кул эшләрен үз иткән, хәтта берничә әйбергә заказ да биргәннәр.
Сәүдә рәтләрендә сөт ризыклары, йомырка, ит, кош ите, балык, ысланган ризыклар, яшелчәләр, тозлы ризыклар, бал һәм үсентеләр дә бар.
Ярминкәләр һәр шимбәдә 14:00 кадәр эшли. Түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын Южная урамындагы «Магнит» кибете янындагы мәйданчыкта һәм «Комета» базарында көтәләр.
Альбина Вәлиева
MAX