Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов ислам динен үстерүгә һәм татар халкының милли-дини кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше өчен Мәрҗани ордены медаленә лаек булды.
Бүләкләү тантанасы Әлбир хәзрәт Кргановның 50 яшьлек юбилее уңаеннан узды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның киңәшчесе, Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов котлады.
Салих хәзрәт юбилярга Камил хәзрәтнең ихлас котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук Татарстан Диния нәзарәте белән дустанә мөнәсәбәтләр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Мәрҗани ордены медале Әлбир хәзрәт Кргановның ислам динен үстерүгә күпьеллык намуслы хезмәтен һәм татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклауга керткән өлешен тану билгесе булып тора.
Альбина Вәлиева
MAX