29 октябрьдә Түбән Камада «Күңелле чәй табыны» акциясендә катнашучылар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очраша ала. Инспекторлар өлкән буын вәкилләренә юл йөрү кагыйдәләре һәм юл иминлеге турында сөйләячәк.

Чара «Сөләйман» кафесында узачак. Биредә шәһәрдәшләрне эш көннәрендә иртәнге сәгать сигездән унбергә кадәр көтәләр. Килүчеләр татар халык ризыкларыннан авыз итә, дуслары белән аралаша һәм төрле белгечләрдән файдалы киңәшләр ала ала.

Акциягә милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем кушыла ала.

«Күңелле чәй табыны» акциясе өченче ел рәттән үткәрелә. Ул Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла.

«Хөрмәтле өлкәннәр, әби-бабайлар! Сезне дүшәмбедән җомгага кадәр “Күңелле чәй табыны”на чакырабыз. Килегез, рәхим итегез!» — дип белдерде Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов.