Алар Үзәк һәм Көньяк хәрби округларның хәрби частьләрендә, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хәрбиләр махсус хәрби операциядә дә катнашачак.
Бу хакта НТР 24 телеканалына шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков хәбәр итте. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2,9 миллион сумга кадәр җитә. Республикада хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен социаль ярдәм чараларының киң колачлы системасы да булдырылган.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
