Түбән Камада яшәүче Гатиннар гаиләсе Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы кабул итүдә катнаша. Казан Кремлендә узучы чараның хөрмәтле хуҗалары — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова.

Марат һәм Альбина Гатиннарның бергә гомер итүләренә 15 ел. Алар биш бала — Мәликә, Самира, Рамазан, Сәйдә һәм Исламны тәрбияли. Балаларының белемгә омтылышын, иҗади сәләтләрен һәм спорт белән кызыксынуларын хуплап, аларга һәрьяклап ярдәм итәләр.

Гатиннар — Түбән Камада энергетика тармагында эшләүче хезмәт династиясе. Марат Әшраф улы Түбән Кама ТЭЦының казан-турбина цехы җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куя. Ул әти-әнисе юлын дәвам итә. Альбина Нәбир кызы да тормыш иптәше белән бер предприятиедә эшли, техник хезмәт күрсәтү цехында хезмәт куя. Гатиннарның энергетика өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 135 ел тәшкил итә.

Гатиннар өчен гаилә учагын җылы тотучы төп кыйммәтләр — бергә үткәргән вакыт, буыннар арасындагы бәйләнеш һәм үзара хөрмәт. Җәйләрен Кама елгасының яр буенда ял итү, өлкәннәр турында кайгырту, гаилә традицияләрен саклау һәм аларны балаларга тапшыру — көндәлек тормышларының аерылгысыз өлеше.