Киләсе атнада мәктәп укучылары өчен яңа уку елы башлана. Димәк, шәһәр урамнарында балалар саны да артачак. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыра, ә ата-аналарга балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә киңәш итә.

1 Сентябрь алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.

«Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Бу көннәрдә аеруча сак булыгыз. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм җәяүлеләр кичүләренә якынлашканда тизлекне алдан ук киметегез. Юлда баланың көтмәгәндә пәйда булуына һәрвакыт әзер торыгыз», — дип мөрәҗәгать итте автомобиль йөртүчеләргә Түбән Кама муниципаль районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов.

Балаларның иминлеге өчен ата-аналарга да зур җаваплылык йөкләнә. Алар юл йөрү кагыйдәләрен сөйләп кенә калмыйча, үз үрнәкләрендә балаларына куркынычсыз тәртипне күрсәтергә һәм аны гадәткә кертергә ярдәм итәргә тиеш.

«Бала белән „өй — мәктәп — өй“ маршрутын алдан бергә үтәргә, куркыныч урыннарны, җәяүлеләр кичүләрен, светофорларны һәм „сукыр зоналар“ны күрсәтергә кирәк. Машина юл читендә туктап торганда, аның артыннан килүче транспорт чаралары күренмәскә мөмкин. Баланың киемендә һәм мәктәп букчасында яктылык кайтаручы элементлар булуын да кайгыртыгыз», — дип билгеләп үтте Илдар Әхмәтҗанов.

2026 елның беренче җиде аенда Түбән Камада балалар катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда бер сабый һәлак булган, 24се төрле дәрәҗәдәге тән имгәнүләре алган. Узган елның шул ук чорында 28 юл-транспорт һәлакәте булган, 29 бала зыян күргән.