Татарстан Республикасы көне уңаеннан Түбән Кама ЗАГС идарәсендә истәлекле чара оештырылды. Биредә 13 яшь гражданга Россия Федерациясе паспортлары тантаналы шартларда тапшырылды.
Яшүсмерләр өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Алар төп документларын — Россия Федерациясе гражданины паспортларын алдылар, символик «гражданлык өлгерлегенә сынау»да катнаштылар һәм Россия гражданины антын бирделәр.
Тантанада катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александра Офицерова котлады.
Чара ахырында «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре яшь гражданнарны котлады. Яшүсмерләргә истәлекле бүләкләр — паспорт өчен тышлыклар һәм түштамгалар тапшырылды.
Альбина Вәлиева
MAX
