Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика делегациясе Луганск халык республикасының шефлыкка алынган Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә булды.
Делегация составына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев керде. Аларны Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков озата барды. Ул әлеге шәһәрләрне торгызу эшләрен җитәкли.
Рубежное шәһәрендә Татарстан вәкилләре Үзәк район хастаханәсендә булды. Медицина учреждениесенең соравы нигезендә республика бирегә медицина җиһазлары һәм кирәк-яраклар җибәргән. Аларның бер өлеше инде операция, ультратавыш диагностикасы һәм терапия бүлекләрендә кулланыла, калганнары файдалануга тапшыруга әзерләнә. Ике шәһәрнең медицина учреждениеләрендә дә Татарстан белгечләре эшли.
Хастаханә шәһәрчеге территориясендә ашыгыч медицина ярдәме станциясен торгызу дәвам итә. Бина түбәсе яңартылган, гаражлардагы сүтү эшләре тәмамланган. Хәзер инженерлык челтәрләре сузыла, җылылык камерасы урнаштырыла. Аннан соң эчке бизәү эшләренә керешәчәкләр.
Лисичанск шәһәрендә делегация төзекләндерелә торган № 1 су насос станциясендә булды. Эшләр тәмамлангач, шәһәрне су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы артачак. Татарстан вәкилләре шулай ук шәһәрнең бер районында блок-модульле котельныйны реконструкцияләүдә катнашучы республика инженерлары белән очрашты.
Делегация тагын бер объектка — булачак Гаилә үзәгенә тукталды. Биредә сүтү һәм түбә эшләре тәмамланды. Хәзер инженерлык челтәрләре сузыла, фасадны яңарту эшләре бара.
Рөстәм Миңнеханов үзенең каналында билгеләп үткәнчә, шәһәрләрдә алып барылган бу эшләр анда яшәүчеләр өчен аеруча мөһим. Татарстанның төп максаты — кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру һәм аларга тыныч тормышка кайтырга ярдәм итү.
Альбина Вәлиева
MAX
