Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр истәлегенә мемориаль комплекс төзелешенең яртысы башкарылган. Аны сентябрь аенда ачу планлаштырыла.
Төзелеш мәйданында булачак мемориалның макеты урнаштырылган. Аның үзәгендә бронзадан ясалган ике солдат сыны һәм махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткән якташларның исемнәре язылган хәтер тактасы урын алачак. Һәйкәл төзелеше март аенда башланды.
Эш барышын шәһәр мэры Радмир Беляев җитәкчелегендәге махсус комиссия карады. Подрядчылар белән очрашуда кулланыла торган материалларның сыйфаты һәм мемориал тирәсендәге территорияне төзекләндерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен кирәкле документларны җыю дәвам итә. Гаризалар Тынычлык проспектындагы 60нчы йортның 15нче кабинетында кабул ителә.
Мемориаль комплекс Җиңү монументы янында урнашачак. Аны сентябрь аенда ачу планлаштырыла.
Альбина Вәлиева
MAX
