Республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул билгеләп үткәнчә, ял һәм истәлекле даталар алдыннан төбәк юлларында транспорт агымы сизелерлек арта, күпләр гаиләләре белән сәяхәткә кузгала, шуның белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы да югары дәрәҗәгә күтәрелә.

«Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар!

Республикабызның төп бәйрәмен каршылаганда шәһәр араларын һәм торак пунктларны тоташтыручы трассаларда гадәттәгечә машиналар саны кискен артачак. Бу исә аеруча игътибарлылык таләп итә.

Барлык йөртүчеләрдән: һичбер вакытта исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә машинага утырмаска, рөхсәт ителгән тизлекне төгәл үтәргә, җәяүлеләр кичүләренә якынлашканда аеруча сак булырга сорыйм. Руль артында утырганда, игътибарыгызны читкә юнәлтә торган һәртөрле факторлардан баш тартыгыз: телефоннан куллануны туктатыгыз, кинәт борылышлар ясамагыз, һәрвакыт юлдагы үзгәрешләрне күзәтеп барыгыз.
Аерым рәвештә әти-әниләргә мөрәҗәгать итәргә телим: балаларыгыз белән юлга чыгарга җыенсагыз, аларның яшенә, буена һәм авырлыгына туры килүче махсус утыргычлар һәм каешлар куллануны һич онытмагыз.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен кадерләгез».