Яңа уку елы алдыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте. Идарә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин балалар иминлегенә аеруча игътибар бирергә чакырды.
Республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән «Игътибар — балалар!» профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында автоинспекторлар төрле юнәлешләрдә эш алып барачак. Аерым алганда, балигъ булмаган пассажирларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтеләчәк. Шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылачак.
Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар белән юлдагы куркынычсызлык мәсьәләләре буенча профилактик очрашулар үткәрәчәк. Яшь юл хәрәкәте катнашучылары белән махсус дәресләр һәм аңлату эшләре оештырылачак. Автоинспекторлар шулай ук ата-аналар җыелышларында һәм мәктәпләрнең педагогик коллективлары белән очрашуларда катнашачак.
Альбина Вәлиева
MAX
